16+

Ялган ОСАГО полисын ясаучыны тоткарлаганнар

Казанның Эчке эшләр идарәсе ялган ОСАГО полислары сатып яткан 43 яшьлек ханымны тоткарлаган.

Казанның Эчке эшләр идарәсе ялган ОСАГО полислары сатып яткан 43 яшьлек ханымны тоткарлаган.

Алдакчы хатын 40лап кешене «кәкре каен»га терәткән, барлыгы 260 мең сумлап зыян исәпләнә. Хатын документларын урамдагы алачыкта саткан. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге оешма аша теркәлгән полислар Россия автомобильчеләренең иминиятләштерү союзы базасында юк. Хатын үзенең гаебен таныган, хәзер әлеге эш судка тапшырылган. Февральдә гамәлгә кергән кагыйдә нигезендә яңа төр ОСАГО полислары аферист оешмаларны кысрыклап чыгарыр, бәлки.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading