16+

Ялган продукт өчен штраф түләтәчәкләр

Роспотребнадзор идарәсе административ хокук бозулар турындагы кодекска яңа маддә кертергә тәкъдим итә.

Роспотребнадзор идарәсе административ хокук бозулар турындагы кодекска яңа маддә кертергә тәкъдим итә.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә, ялган продукция саткан эшмәкәрләргә 30 мең сум штраф яный. Әгәр хокук бозу беренче генә тапкыр кабатланмый икән, штраф суммасы 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
«Коммерсант» хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор идарәсе китергән мәгълүматлар буенча, гадәттә, сөт продуктларында атланмайны арзанлы үсемлек маена алыштыралар. Ялган сөт продукциясенең 25 проценты мәктәпкәчә белем бирү, мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләрендә ачыклана. Роспотребнадзор тәкъдим иткән кагыйдәләр гамәлгә керсә, бәлки намуссыз эшмәкәрләр игътибарлырак булырлар иде дигән өмет бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading