16+

Ялган шалтыратулар белән мавыкмагыз!

Казандагы фаҗига белән бәйле хәзер хокук саклау органнарына ике көннең берендә шартлаткыч матдәләр куелуы турында ялган шалтыратулар керә.

Казандагы фаҗига белән бәйле хәзер хокук саклау органнарына ике көннең берендә шартлаткыч матдәләр куелуы турында ялган шалтыратулар керә.

Теракт, теге яисә бу бинага шартлаткыч матдә кую турында ялган хәбәр бирү - бу шаярту түгел.  Моның өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.

Җинаять җаваплылыгы шартлатулар, ут төртү яки кеше үлеменә яки башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр тудыручы башка гамәлләр турында хәбәр өчен каралган. Шул ук вакытта мондый хәбәрнең кемгә тапшырылуы мөһим түгел - хокук саклау, хакимият органнары, гади гражданнаргамы ул. Һәрхәлдә, полиция хезмәткәрләре боларның барысын да тикшерергә тиеш. Шулай ук җинаять эше кузгату өчен хәбәрнең- телдән, язмача, элемтәнең техник чараларын кулланыпмы, шәхсән яки башка затлар аша тапшырылуы да мөһим түгел.

 "Телефон террорчылары" гамәлләрен бәяләгәндә полиция хезмәткәрләре нияткә аерым игътибар бирә - күпчелек очракта кеше үзе тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен төгәл аңлый. Шуңа күрә, мәсәлән, шикле предмет турында хәбәр иткән битараф булмаган гражданнар теракт турында ялган хәбәр өчен җаваплылыкка тартылмаячак.
 Ә менә шаярту теләге аркасында "шартлау турында" белдерүчеләргә җәзадан котылып булмаячак. Моннан тыш, шуны да истә тотарга кирәк, ялган хәбәрләр аркасында урынга килгән барлык ашыгыч хезмәтләргә килгән зыянны да нәкь менә "шаян" каплаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading