16+

Яллар җылы булачак

Ял көннәрендә җәйге һава торышы булачак.

Яллар җылы булачак

Ял көннәрендә җәйге һава торышы булачак.

Шимбә көнне Казанда һава температурасы +21...+23 градуска хәтле җылыначак. Төнлә алмашынучан болытлы һава, җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән томан булырга мөмкин. Көндез аязучан болытлы һава һәм көнбатыштан талгын җил булачак. Явым-төшемнәр көтелми.

Республикада 22 нче сентябрьдә +19...+24 градус җылы булачак, төнлә явым-төшемнәр көтелми. Кайбер районнарда томан, көндез көнчыгышта кыска вакытлы яңгырлар явачак. Алмашынучан болытлы, җил көньяк-көнбатыштан, талгын. 
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 23 нче сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, һава торышы алмашынучан болытлы, төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8...+13, көндез +20...+25 градус булачак.

Фото: Subscribe.Ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X