16+

Ямаширмә авылы фермеры кышка тауда шуарга чакыра

Биектау районының Ямаширмә авылы фермеры Габделәхмәт Котдусов аграр туристлар өчен кышкы программа булдырмакчы.

Биектау районының Ямаширмә авылы фермеры Габделәхмәт Котдусов аграр туристлар өчен кышкы программа булдырмакчы.

Кышкы ял итү төре итеп ул балык тотуны сайлаган. Фермер күлдә бәке ясап, шунда билгеле бер вакыт эчендә балык тоту буенча бәйге оештырырга җыена. Кышка аның хуҗалыгында боздан ясалган тау да барлыкка килмәгәе. Анда ата-аналар балалары белән чанада шуа алачак. Атта да йөрү каралган. Шунда ук сауна белән мунча эшли. Якында гына чәйханәсе дә бар аның.

Узган елны Габделәхмәт Котдусов хуҗалыгында алты мең аграр турист булып киткән. Быел аларның саны күпкә арткан - анда 5,7 мең турист булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading