16+

Ярминкәләрдә азык-төлек сәүдә челтәрләрендәгедән 25-30 процентка кадәр арзан бәядән сатыла

Казанда һәр шимбәдә авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр тарафыннан оештырылучы ярминкәләр дәвам итә.

Казанда һәр шимбәдә авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр тарафыннан оештырылучы ярминкәләр дәвам итә.

Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда Югары Ослан, Балтач, Спас, Яңа Чишмә, Лаеш, Яшел Үзән районнары вәкилләре сәүдә гөрләтте. Сентябрьдә казанлылар яшелчәне куларбаларына һәм машиналарына капчыклап төяп ташыса, бүген - ит чоры.
- Утыз үгез үстердек, ит әйбәт сатыла. Товарны акчага әйләндерү бит, шунлыктан, ярминкәләрдә теләп катнашабыз. Безнең Яңа Чишмә районының үзешчән артистлары концерт программасы да әзерләп килде әле, - ди күңеле булган Айрад Шакиров.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчесе Александр Козлов ышандырганча, ярминкәләргә ит һәм ит продуктлары ветеринария тикшерүе узганнан соң гына чыгарыла.

-Чувашиядә дуңгызларда Африка чумасы вирусы ачыклану сәбәпле, бездәге Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа районнарында карантин узды. Нурлат, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай районнары да катгый күзәтчелеккә алынды. Республика буенча ветеринария хәле тотрыклы. Кыргый кабан дуңгызлары да тикшерелде, шөкер, аларда да вирус табылмады. Ярминкәләрдә дуңгыз итләрен сатып алырга була, - диде Александр Козлов.
Ярминкәләрдә азык-төлек сәүдә челтәрләрендәгедән 25-30 процентка кадәр арзанрак.


Бәяләр (1 килограмм өчен)

Сыер ите - 250-300 сум,
Тана ите - 280-300 сум,
Ат ите - 330 сум,
Дуңгыз ите - 220-270 сум,
Бәрән ите - 280-330 сум,
Бәрәңге - 8 сум,
Кәбестә - 7 сум,
Суган - 12-15 сум,
Кишер - 10 сум,
Карабодай - 50 сум,
Сөт (литры) - 30 сум,
Йомырка (дистәсе) - 50-55 сум,
Каз (түшкәсе) - 1500 сум,
Үрдәк (түшкәсе) - 700 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading