16+

Яшь мөслимәләр өчен клуб ачылды

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте каршында «Хатын­-кызлар гимназиясе» дигән яшь мөслимәләр клубы ачылды.

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте каршында «Хатын­-кызлар гимназиясе» дигән яшь мөслимәләр клубы ачылды.

Аны оештыручы Айгөл Биктимерова сүзләренчә, әлеге клубны булдыру идеясе күптән булган. Клубның ачылышына килүчеләрнең санына караганда, ул бик күпләрдә кызыксыну тудырган. Күпләр биредә үзләренә яңа дуслар да тапкан. Килүчеләрнең иң яшенә унҗиде яшь булган.

- Без атнага бер тапкыр җыелышырга сөйләштек. Һәр очрашуны эчтәлекле итәргә тырышабыз. Мастер-класслар, тренинглар оештырачакбыз. Шунда ук ислам нигезләре белән дә таныштырырга уйлыйбыз. Билгеле шәхесләр белән очрашулар да каралган. Теләге булган һәркем безгә килеп кушыла ала, - дип сөйләде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading