16+

Яшь язучылар «Байтик» лагеренда җыелды

Инде өченче ел рәттән уздырыла торган Татарстанның «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Глаголица» премиясе быел да яшь талантларны җыйды. Кичә Татарстанның төрле районнарыннан, Казаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән «Глаголица» премиясе лауреатлары «Байтик» лагерена китте.

Балалар биредә 19 ноябрьгә кадәр булачак. Конкурста катнашучыларга Виктор Лунин, Марина Бородицкая, Григорий Кружков, Борис Вайнер, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Рифат Сәләхов, Рөстәм Галиуллин кебек талантлы, тәҗрибәле язучылар мастер-класслар күрсәтәчәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучыларны кызыклы, мавыктыргыч программа көтә. Бәйге кысаларында, алар Татарстанның истәлекле урыннары: Зөя утрау­-шәһәрчеге һәм Болгарга сәяхәт итәчәкләр.

«Яңарыш» фонды белән берлектә, балаларга татар тарихын, милли мәдәният үзенчәлекләрен сөйләячәкләр. Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институтында үсеш буенча директор урынбасары Фаяз Хуҗин Татарстанның археологиясе турында сөйләячәк. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Бәйге җиңүчеләре 19 ноябрь көнне билгеле булачак. Йомгаклау тантанасын «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында уздырыла. «Глаголица» бәйгесендә катнашучылар «Су анасы» спектаклен караячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading