16+

Яшел Үзәндә сайлауга бәйрәмгә килгән кебек киләләр

Татарстанда барлыгы 3 меңгә якын сайлау участогы эшли.

Татарстанда барлыгы 3 меңгә якын сайлау участогы эшли.

Һәр районда бу вакытларда халык оешкан төстә үзе теләгән депутаты өчен тавыш бирә. Яшел Үзән районында бүген иртәнге сәгать сигездән 57, Яшел Үзән шәһәрендә 38 сайлау участогы ишекләрен ачты. Шуларның берсе - Норлат авылындагы сайлау участогы белән "ШК" журналистлары да элемтәгә керде.

- Норлатта ике сайлау участогы эшли. Аның берсе - мәктәп, икенчесе - авыл советы җирле үзидарәсе бинасында урнашкан. Күрше Татар Исламы авылы халкы да Норлатка килеп тавыш бирә. Шул рәвешле безнең сайлау участокларында барлыгы ике меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Сайлаулар тыныч, оешкан төстә бара. Күзәтүчеләр эшли. Сайлау алдыннан һәр авылларга концерт программалары белән йөрдек. Бүген дә авылда бәйрәм рухы. Әбиләр ак яулыкларын бәйләп, матур киемнәрдән сайлауга килә, яшьләр дә актив катнаша. Беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә блокнот, ручкалар тапшырабыз, - диде Норлат авылында сайлау комиссиясе әгъзасы Алсу Садыйкова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading