16+

Яшел Үзәндә төзелгән кораблар ил чиген саклаячак

"Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

"Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

2015 елның 24 апрелендә "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы серияле ике кораб төзүгә дәүләт контрактын имзаладылар. Заказ бирелгән суднолар 2019 елда Заполярье чик сакчыларына тапшырылачак. Контрактларның гомуми бәясе 17 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

- Бу бик әһәмиятле бүләк, сез аны үз кулларыгыз белән чик сакчылары өчен эшлисез. Бүгенге көндә без чикләребезне ныгытабыз, моны бигрәк тә Төньякта эшләү мөһим, анда төрле илләрнең мәнфәгатьләре туплана. Хәзерге вакытта Арктика өчен көрәш бара. Россия зур чиккә ия, аның мәгънәсе шундый уникаль территориядә генә түгел, арктикада файдалы казылмаларның төп запаслары тупланган. Табигый газ запасының 80 процентка кадәре Арктикада. Бүген Россия чик сакчылары алдында илебезне генә түгел, Россия икътисадын киләчәктә баетачак һәм балаларыбызга имин, тук тормыш тәэмин итәчәк зур байлыкны да саклау бурычы тора. Бүген, кораб төзелешенә нигез салып, без илебезнең киләчәге турында уйлыйбыз. Зур һәм сыйфатлы эшегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Дмитрий Рогозин. Аннары ул Россия флоты корабларын төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading