16+

Яшел Үзәнгә паром белән

Бозлар эреде, елгаларда су арта. Куйбышев сусаклагычында да узган атнада су 1,5 метрга күтәрелгән. Белгечләр, бу паром кичүен ачу өчен мөмкинлек бирә дип саный.

Бозлар эреде, елгаларда су арта. Куйбышев сусаклагычында да узган атнада су 1,5 метрга күтәрелгән. Белгечләр, бу паром кичүен ачу өчен мөмкинлек бирә дип саный.

Яшел Үзән - Карамалы Тау (Нижние Вязовые) арасында да Идел аша паром эшли башлады. Ул автомобиль йөртүчеләр өчен шактый уңайлы. Әйтик, Яшел Үзән районының Норлат авылыннан Яшел Үзән шәһәренә бару өчен Казанга кадәр үк барып җитәргә туры килә, ә паром кичүе ачылгач, юл 50 чакрымга диярлек кыскара. Дөрес, вакыт ягыннан шоферлар әллә ни отмый кебек. Чөнки, аеруча ял көннәрендә, бәйрәм араларында паромга зур чират.

Кичү 6:00-23:00 сәгатьләрдә эшләр, дип планлаштырыла. Паром кичү өчен түләү әле төгәл генә билгеләнмәгән, узган елдагыдан артмас, ди җитәкчеләр. Былтыр ул 100-120 сум булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading