16+

Яшеннән сак булыгыз

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 4 июнь көнне, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булачак.

Башкалабыз Казанда һава температурасы төнлә - 15-17, көндез - 22-24 градус җылы.

5 июньгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр, яшен булуы ихтимал. Һава температурасы иртәгә көндез 20-25 градуска кадәр җылыначак, ди синоптиклар.

Җәйге беренче яшеннәр кайбер районнарда зыян салырга да өлгерде инде. Балтач районында көтүлектә йөргән сыер белән бозауны яшен сукса, Әгерҗе районындагы Мадьяр авылында бер хуҗалыкта яшен сугып йорт, сарай, мунча янган. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә ялкын башка хуҗалыкларга үрләмәгән. Әгерҗенең Байтуган авылында да көчле яшен булган һәм боз яуган. Явым-төшемнән яшелчә һәм җиләк-җимеш агачлары зур зыян күргән. Шул районның Бима авылында исә яшеннән каз-үрдәк бәбкәләренә кадәр үлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading