16+

Яшьләр өч көн бәйрәм итәчәк

27 июнь - Россиядә Яшьләр көне. Казанда әлеге уңайдан, өч көн - 25, 26 һәм 27 июнь көннәрендә бәйрәм чаралары узачак. Чараларны Казан мэриясе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан яшьләре оештыра.

Чараларга тулырак тукталсак, 25 июньдә 16:00-22.00 сәгатьләрдә Сандецкий утарына бәйрәм чаралары узачак.

26 июньдә 14:00-18:00 сәгатьләрдә Горький исемендәге паркта гаилә пикниклары оештырыла. Шулай ук бу көнне Г.Камал театры каршында милли колоритлы концерт үтәчәк.

27 июньдә, Яшьләр көнендә, берьюлы 4 мәйданчык эшләячәк. Горький паркында - "Яшел фитнес" чарасы, Сыртланов исемендәге скверда - гимнастика буенча чаралар, Кремль яр буенда рәссамнәр өчен пленэр оештырыла.

Игенчеләр сарае һәм яр буе арасындагы мәйданчыктагы чара яшьләр көненең төп вакыйгасы булачак. Төп бәйрәм концертында шәһәр һәм республиканың иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading