Алёна Нестерова, 29 яшь:
- Депутатлардан киләчәктә сырхауханәләргә зуррак игътибар бирүләрен һәм бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруларын сорар идем.
Александр Осипов, 31 яшь:
- Машина йөртүче буларак юллар проблемасын күтәрәсем килә. Машинага налоглар да, штрафлар да арта. Киләчәктә әлеге проблема уңай якка хәл ителер дип уйлыйм.
Кочнева Анастасия, 21 яшь:...

Кочнева Анастасия, 21 яшь:
- Беренче тапкыр сайлауларга килдем. Коррупция бетеп, гади халыкның тормышы җайлануын телим.
Земцова Александра, 22 яшь:
- Сайлаган партиям киләчәктә уку-укыту системасына аеруча игътибар бирер дип уйлыйм. Бюджет урыннарын арттырып, өстәмә белем алуны уңайлырак итсеннәр иде. Ә яшүсмерләр өчен БДИны җайлаштыруларын сорар идем.
Шаехова Эльмира, 20 яшь:
- Киләчәктә студентларга күбрәк игътибар булыр дип өметләнәм. Безгә карата махсус программалар, льготалар җитеп бетми. Тулай торак һәм җәмәгать транспортында йөрү студентлар өчен зур проблема булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар