16+

Яшьләр хоккей лигасы йолдызлары безгә килә

30 гыйнварда Чаллы шәһәрендә бишенче тапкыр Яшьләр хоккей лигасының Поколение Кубогы өчен ярышлар узачак. Ә ике атнадан соң - 13 февральдә Түбән Камада җиденче мәртәбә Яшьләр хоккей лигасының Вызов Кубогы уйнатылачак.

Уеннарны карарга Яшьләр хоккей лигасының башкарма директоры, 1998 елгы Кышкы Олимпия уеннарының көмеш призеры, 2008, 2009 елларда дөнья чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионы, шул исәптән ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Алексей Морозов та килә.

Белешмә

Поколение Кубогы һәм Вызов Кубогы - Яшьләр хоккей лигасы Беренчелегендә уйнаучы барлык йолдызларның символик матчлары. Ике көндәш - Көнбатыш белән Көнчыгыш җыелма командалары, Кубок өчен генә ярышып алмыйча, үз конференцияләрен иң яхшысы, дип атау хокукына да ия булырга омтыла.

Поколение Кубогына матч беренче мәртәбә 2012 елда - Пензада, Вызов Кубогы өчен уеннар 2010 елда Санкт-Петербургта узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading