16+

Яшьләр юмор һәм сәнгать аша толерантлыкка өйрәнә

4-6 октябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә "Россия - безнең уртак йортыбыз" Төбәкара яшьләр һәм "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" III республика милләтара яшьләр форумнары узды.

 Яшьләр юмор һәм сәнгать аша толерантлыкка өйрәнә

4-6 октябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә "Россия - безнең уртак йортыбыз" Төбәкара яшьләр һәм "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" III республика милләтара яшьләр форумнары узды.

Республикада яшьләр сәясәте мөхим роль уйный. Мәдәни диалог, милләтара мөнәсәбәтләр, толерантлык кебек мәсьәләләрне Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы белән бергә чишәбез. Шул рәвешле үз алдыбызга яшь буынны тиешенчә тәрбияләү дигән максат куябыз, - диде форумга нәтиҗә ясап татарстанның Яшьләр эшләре һә спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

"Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" милләтара яшьләр форумы быел республиканың ун районыннан 150 кеше җыйган. Быелгы форумның үткәрелү концепциясе тулысынча үзгәрде дип белдерде Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе советы рәисе Тимур Кадыйров. Чара дүрт мәйданчыкта үткән: толерантлык театры, этносоциаль проектлаштыру, этножурналистика, күпмилләтле ШТК.

- Хәзер яшьләрне яңа алымнар белән җәлеп итәргә кирәк. Кызганыч, күп кенә яшьләр милләтләр арасындагы мөнәсәбәтне җыр-биюләр аша гына күзаллый. Без бу проблемага төрле яктан килү максатыннан шундый юнәлешләр сайладык. Яшьләрнең алга таба да этно-социаль проблемалар белән шөгыльләнергә теләге булырга тиеш, - Тимур Кадыйров.

Форумда катнашучылар танылган тренерларның чыгышын гына тыңлап калмый, ә үзләре дә төрле проектлар тәкъдим итә. Форумда алган тәҗрибәләре аларга яңа проектлар булдырырга тагын бер зур этәргеч дип белдерә форумны оештыручылар.

Четерекле проблеманы юмор аша чишергә теләгәннәр ШТК уеннарында катнаша ала. Танылган ШТКчы, алып баручы, сценарист Михаил Марфин, белдергәнчә юмор теләсә нинди проблеманы хәл итүче ул.

- ШТКның әлеге форумның бер тармагы булуы бик символик. 50 ел эчендә ШТК күңел ачудан кала, җитди проблемаларны чишәргә икәнен дә дәлилләде. 1992 елларда югары Лигада берьюлы Армения белән Әзербайҗан командалары уйнады. Ул вакытта бу илләр бер-берсе белән сугыша иде. Икесе дә финалга чыкты. Алар арасында ярыш үткәрмәдек, икесен дә җиңүче итеп билгеләдек. Бер-берсен күрә алмаучы ике ил вәкиле бер сәхнәдә басып тору безнең өчен үзе зур җиңү иде. Әрмән җиренә беренче аяк баскан кеше дә ШТК командасы капитаны иде, - дип сөйләде Михаил Марфин.

Этножурналистикада яшьләр арасында бу темага язучы кешеләр төркемен тупласа, толерантлык театры һәвәскәр артистларны җыя. Мондый театр Казанда әле беренче тапкыр тормышка ашырыла. Актерлар милләтара мөнәсәбәтләр чагылган күренешләрне тамашачыга тәкъдим итәчәк. Соңыннан тамашачы теге яки бу актерның урынына басып, проблеманың чишелешен күрсәтергә тиеш.

"Россия - безнең уртак йортыбыз" Төбәкара яшьләр форумы икенче тапкыр үткәрелә. Форумның Беренчесе Пенза шәһәрендә узган. Казандагы форум 150 кешене җыйган.

Бу форумда яңгыраган идеяләр Татарстан өчен яңалык түгел. Чөнки сездә яшьләр, милли сәясәт беренче урында тора. Безнең күпмилләтлелек безне ныгытсын гына дигән теләгебез бар, - диде Мордовия республикасы мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиев.

Форумда пешерелгән ризыкларның ислам дине таләпләрен туры килүе дә катнашучыларны кәнәгать калдырган. Хәтта башка дин вәкилләре дә хәләл ризыкларны бик теләп авыз итә икән.

- Мин үзем яһүд дине вәкиле. Хәләл таләпләреннән без дә канәгать. Бу форумда төрле милләт мәнфәгатьләрен кайгыртулары сөендерә. Татарстан республикасы хакимиятенең мондый чараларга булышлык күрсәтүе куандыра, - дип белдерде Яһүдләрнең федераль милли-мәдәни автономиясе генераль директоры Евгения Михалева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading