Самара өлкәсендә югалган паспорты аркасында яшүсмер кыз үзенә кул салырга теләгән.
Укучы кыз рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенә әзерләнгән, ә анда документ кирәк булган.
Самара өлкәсендә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе алдыннан 15 яшьлек кыз паспортын югалта, шуның аркасында үзенә кул салырга тели, дип хәбәр итә Shot телеграм каналы.
Аны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.
...Кыз өендә документын таба алмый. Паспортын югалтканы өчен әти-әнисе әрләвеннән куркып, ул үз-үзенә кул салырга булган. Бәхеткә, табиблар аның гомерен саклап кала алган.
Паспорт фатир эчендә генә булган икән, укучы кызның әти-әнисе документ югалмас өчен аны икенче урынга алып куйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар