Хәния Фәрхи белән берләшеп, "Бәйрәм" коллективында эшләгән Газинур Фарукшин сәхнәне ташлап, машина йөртүче булып китүенә кайчакларда үкенүе турында белдерде. Бу хакта ул «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында әйткән.
Үз заманында танылган җырчы булса да, Татарстанның атказанган артисты исеме аңа күптән түгел, моннан бер ел элек - 60 яшьлек юбилеен билгеләп узганда гына бирелде.
"10 еллап руль артында йөрергә туры килде. Эшем кызык һәм җаваплы иде, күбрәк музейлардан картинкалар ташыдык, күргәзмәләргә йөрттек. Төрле чаклар булды. Ерак юлга йөрү - теләсә кем булдыра торган эш тә түгел. Юл фаҗигалардан гына тора. Ник сәхнәдән киттем микән, дигән уйлар булгалады", - дип белдерде ул.
Газинур Фарукшин сәхнәне ташлап, машина йөртүче булып китүенә кайчакларда үкенүе турында белдерде. Ул кабат гастролҗләргә йөри башлаган.
"Кайбер җирләрдә 10-25 еллар булган юк, элеккедән дә югары дәрәҗәдә кабул итәләр. Башкортстан якларында бер авылда халык хәтта, җырның куплетларын җырлап, дәррәү кубып утырды", - дип белдерде ул тапшыру барышында. Күптән түгел генә өч җыр яздырдым, 60 яшьтә җырлап йөрермен дип уйламанан идем, дип ассызыклап үтте ул.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар