16+

“Юл тамгалары паркы” балаларны көтә

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры Р.Давыдовның "Юл тамгалары паркы" пьесасы буенча спектакль әзерләгән.

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры Р.Давыдовның "Юл тамгалары паркы" пьесасы буенча спектакль әзерләгән.

Күңелле уен формасында сәхнәләштерелгән әкияттә тамашачыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Балалар "Юл тамгалары паркы» илендә сәяхәт итәчәк. Автоәкият балаларга үз-үзләрен юлда дөрес тотарга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юл тамгаларының мәгънәләрен аңларга булышачак. Спектакль күбрәк башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән. Хәзер җәйге каникуллар вакытында бу әсәр аеруча актуаль. Спектакльләр 18 һәм 26 июнь көннәрендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading