16+

"Үзгәреш җиле" татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрерме?

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясен куәтләп оештырыла.

"Үзгәреш җиле" татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрерме?

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясен куәтләп оештырыла.

Әлеге фикер 2015 елның артында Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее уңаеннан хөкүмәт йортында котлаган вакытта әйтелгән иде.

Ниһаять, әлеге идеяне быелның 5-6 ноябрендә чынга ашыру максатыннан "Үзгәреш җил" фестивале тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Анда 24 яшь башкаручы халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен тере тавышка, компьютер эшкәртүеннән башка гына башкарачак. Катнашучылар арасында танылган җырчылар, сәхнәгә тәүге адымарын ясаучылар да, "Голос" проектында катнашучылар Язилә Мөхәмәтова белән Румия Ниязова да бар.

Фестивальнең музыкаль куелыш җитәкчесе бэнд-лидер, виртуоз музыкант, педагог һәм телевидениедә алып баручы Вадим Эйленкриг.

Билетлар 6 сентябрьдә сатуга чыгачак.

Фото: ИА "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading