16+

Журналист буласың киләме?

Ничек журналист булырга? Язма әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны тиздән «HAVA Projects» медиа-компаниясе белән берлектә, Татарстанның «Сәләт» фонды оештырган «Сәләт Медиа-мәктәбе»ндә табарга мөмкин булачак.

Ничек журналист булырга? Язма әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны тиздән «HAVA Projects» медиа-компаниясе белән берлектә, Татарстанның «Сәләт» фонды оештырган «Сәләт Медиа-мәктәбе»ндә табарга мөмкин булачак.

Әлеге проектның координаторы Гөлшат Гыймадиева «Татар-информ»га биргән аңлатмасында, «бу мәктәп балаларда һәм яшьләрдә журналистлык сәләтен ачуны һәм үстерүне максат итеп куя», дигән.

Мәктәп 2016 елның ноябреннән 2017 елның сентябренә кадәр эшләячәк. Биредә 9-11нче сыйныф укучылары һәм студентлар укый алачак. «Сәләт Медиа-мәктәбе» проектында катнашу өчен гаризалар 20 ноябрьгә кадәр берләшмәнең рәсми сайтында (selet.biz) кабул ителә.
Укулар барышында журналистиканың теоретик һәм практик курсы буенча белем бирәчәкләр.

Тәҗрибәле укытучылар укучыларга мәгълүмат җыярга һәм аны эшкәртергә, төрле аудитория белән эшләргә, әңгәмә алу серләренә төшендерергә, оператив рәвештә язма әзерләргә, фотога төшерергә, видеорепортажлар әзерләргә, монтажларга, продюсерлык осталыгына өйрәтәчәкләр. Укучыларның танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт, спорт һәм мәдәният өлкәсендә танылган кешеләр белән очрашу, танышу, аралашу мөмкинлеге дә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading