16+

Журналистлар аллеясында "Шәһри Казан"ның да үз агачы бар

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова әйтүенчә, журналистлар үзләренең һөнәри вазифаларыннан тыш та төрле акцияләрдә катнашып, урамнарга мәшһүр каләмдәшләренең исемнәрен биреп, журналист һөнәренә хөрмәт уятырга тиешләр.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова әйтүенчә, журналистлар үзләренең һөнәри вазифаларыннан тыш та төрле акцияләрдә катнашып, урамнарга мәшһүр каләмдәшләренең исемнәрен биреп, журналист һөнәренә хөрмәт уятырга тиешләр.

Сишәмбе көнне Татарстан Журналистлар берлеге урнашкан бина каршындагы аллеяда агач утырту өмәсе нәкъ менә шундый чараларның берсе иде.

- Бу матур традициягә әверелеп килә. Былтыр да биредә 50гә якын агач утырткан идек. Бу урында парк булыр дип планлаштырган идек башта. Татарстан Журналистлар берлеге иҗтимагый оешма булгач, территорияне шундук паркка әверелдерергә көчебез җитмәде. «Журналистлар аллеясы» дип, әкренләп эш башладык. Каләм әһелләре бу башлангычны бердәм хуплап, дәррәү кушылдылар. Бүген биредә кырмыска оясы кебек. Бу бергәлек, энтузиазм бик ошый, - ди Римма Ратникова.

Кайчандыр Татарстан журналистлар берлеге идарәсенең президиум утырышы вакытында шундый башлангыч белән чыккан Россия­нең, Татарстанның халык артисты, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина да шунда.
- Бу урыннарда элек шәхси йортлар иде. Һәркайсында диярлек зур‑зур алма бакчалары бар иде. Йортларны сүткәннән соң да әле ул агачлар, тирә‑юньгә ямь биреп, шактый вакыт үсеп утырды. Моннан йөрү үзе бер рәхәт була торган иде, - ди Лия ханым, истәлекләргә бирелеп. - Июньдә әлеге аллеяда эш янә дәвам итәчәк. Зур чәчәк клумбасы утыртачакбыз.

Әлеге аллеяда «Шәһри Казан»ның да үз агачы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading