16+

Журналистлар корылтайда фикер алышты

Төрки Дөнья журналистларының II корылтае эшли башлады.

Төрки Дөнья журналистларының II корылтае эшли башлады.

Әлеге чара Төрки дөнья журналистлары федерациясе башлангычы белән "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән оештырылды. Быелгы чарада Татарстан Республикасы гаммәви мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, шулай ук Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек БДБ илләреннән, Төркия, Ирак, Сирия, Болгария, Румыния, Венгрия, Греция, Германия, АКШ, Англия, Франция һ.б. ерак чит илләрдән делегатлар катнаша.

Корылтай барышында төрки дөньяның, шул исәптән Татарстанның, басма матбугат чаралары тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылган иде.

Корылтай кунакларын сәламләп, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова төрки дөнья журналистлары эшчәнлегенең охшаш яклары күп булуына игътибар юнәлтте. Безне халыкларыбызның уртак тамырлары, уртак мәдәният, гореф-гадәтләр, дин берләштерә, дип сөйләде ул. Ул төрки дөньяда татар журналистикасы тарихы сәхифәләрен барлап, төрки халыкларның бу өлкәдә уртак шәхесләре - "Тәрҗеман" гомумтөрки газетасы чыгаручы Исмәгыйль Гаспралы, шулай ук Йосыф Акчура, Ризаэддин Фәхреддин исемнәрен мөхәррирләр буларак, Габдулла Тукайны журналист сыйфатындагы ролен телгә алды.

ТР Журналистлар берлеге рәисе 1905 елда татарларның беренче газетасы "Нур" чыга башлавын искәртеп, быел татар матбугаты үзенең 110 еллыгын билгеләп үтүенә игътибар юнәлтте.

- Әлбәттә, бу сан Россия, чит ил матбугат тарихы белән чагыштырып караганда, әллә ни зур булып тоелмый. Әмма безнең өчен ул кадерле дата. Ник дигәндә, татарлар, үзләренең басма матбугатын чыгару хокукын авыр көрәштә яулап алды, - диде ул.

Римма Ратникова сүзләренчә, Татарстан өчен төрки дөнья журналистлары белән аралашу идеясе бик мөһим.

- Безгә бер-беребез турында күбрәк белергә кирәк, чөнки кешеләр, халыклар бер-берсен яхшы белгәндә генә үзара дуслашып, аралашып яши ала. Бу процесста журналистларның роле бик зур, - диде ул һәм республиканың аралашу өчен һәрвакыт ачык булуын билгеләп узды.

Пленар утырышта төрле югары уку йортларынна галимнәр татарлар тарихы һәм дөньяда аларга караш, Тататарстан һәм татар журналистикасы тарихы һәм бүгенгесе, Татарстан имиджы, гаилә институты җимерелү проблемалары һ.б. турында чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading