16+

Зәйдә җигелгән атта килен төшерәләр

Зәй районы Югары Пәнәче авылында яшәүче Хәйдәр Мәрдамшин ташландык фермалар алып ат асрый башлаган.

Зәй районы Югары Пәнәче авылында яшәүче Хәйдәр Мәрдамшин ташландык фермалар алып ат асрый башлаган.

Бүген аның хуҗалыгында 67 ат исәпләнә, атлар - токымлы. Хәйдәрнең юртаклары ел саен Сабантуйларда, республика һәм Россия ярышларында катнаша. Теләге булган малай-кызларны «Алмакай» спорт мәктәбендә махсус тренерлар атта йөрергә дә өйрәтә. Инвалид балалары булган әти-әниләр өчен бу бигрәк тә файдалы. Авыл җирендә дә ат күрмәгән, аңа атланып йөрмәгән балалар бар, - ди тренерлар.Соңгы елларда Хәйдәр Мәрдамшин прокатка бизәлгән атлар да бирә башлаган. Авылга кайткан кунаклар кышын җигелгән кошовка, җәен арбаларда утырып табигать белән хозурлана ала. Кемнәрдер җигелгән атта килен төшерә, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» газетасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading