16+

1 ноябрьдә эш көне кыскартылачак

Шимбә көнне, 1 ноябрьдә, эш көне биш көн эшли торган хезмәткәрләр өчен бер сәгатькә кыскартылырга тиеш.

Шимбә көнне, 1 ноябрьдә, эш көне биш көн эшли торган хезмәткәрләр өчен бер сәгатькә кыскартылырга тиеш.

Чөнки ул бәйрәм алды дип санала, дип сөйләгән РИА Новостига Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская.
"Шимбә, 1 ноябрь, эш көне дип игълан ителде, ләкин биш көнлек эшләүче хезмәткәрләр өчен ул бер сәгатькә кыскартылачак, чөнки бәйрәм алды көне булып санала", - дигән Подольская.

Ул билгеләп үткәнчә, бу ял көнен шимбәдән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле, чөнки бәйрәм алдыннан эш көне закон буенча кыскартылырга тиеш.
Подольская шулай ук россиялеләрне ноябрь башында өч көннән торган кыскартылган эш атнасы көтә, дип өстәгән. Дүшәмбе, 3 ноябрь - башка көнгә күчерелү сәбәпле, ә сишәмбе, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрь исә Татарстанда ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ял көне булачак.
Халыклар бердәмлеге көне Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 29 декабрендәге "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында "гы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" гы Федераль закон белән гамәлгә куелды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading