16+

Ашказаны яман шешенә сәбәп булган авырулар аталды

Ашказаны яман шеше бүгенге көндә башка төр онкологик чирләр арасында 6-7 нче урында тора.

Ашказаны яман шеше бүгенге көндә башка төр онкологик чирләр арасында 6-7 нче урында тора.

Гастрит һәм язва чире шундый аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы Рөстәм Хәсәнов.

Онколог билгеләп үткәнчә, ашказаны яман шеше узган гасырның 80-90нчы елларында иң киң таралган яман шеш төре булган. Бүген вазгыять яхшыга таба үзгәргән. Беренчелекне күкрәк, колоректаль, тире яман шеше алган. 

Физик хезмәтнең күләме, туклануның сыйфаты моңа йогынты ясый, ди Рөстәм Хәсәнов. Аннары узган гасырда ашказаны авыруларын дәвалау өчен препаратларның мондый төрлелеге булмаган. Нәтиҗә буларак, бүген ашказаны яман шешебелән авыручылар кимегән. Алай да Татарстанда ел саен меңнән артык кешегә шундый диагноз куела. 

-    Без гастрит яки язва ачыкланганнан соң күпме ел узгач кешедә яман шеш барлыкка килүен төгәл әйтә алмыйбыз,әмма бу авырулар арасында сәбәп – нәтиҗә бәйләнеше бар. Бу фән тарафыннан исбатланган, - дип аңлатты Хәсәнов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading