16+

«Бердәм кардиолог» уңышы: 10 миллионнан артык ЭКГ үткәрелгән

Татарстанда телемедициналы кардиологик ярдәм үсешендә мөһим дәрәҗәгә ирешелгән.

Татарстанда телемедициналы кардиологик ярдәм үсешендә мөһим дәрәҗәгә ирешелгән.

«Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2016 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бердәм базада 10 миллионнан артык тикшерү теркәлгән. Бу халыкның киң колачлануын һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы карарларга ихтыяҗның югары булуын күрсәтә. 

Кан әйләнеше системасы авырулары Россиядә һәм Татарстанда үлем сәбәпләре арасында элеккечә беренче урында тора. «Бердәм кардиолог» проекты әлеге авырулар белән көрәшкә саллы өлеш кертә. 2020 елдан цифрлы ЭКГ, Холтер, ХОБЛ диагностикасы өчен спирометрлар һәм йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерүче башка медицина аппаратлары бердәм мәгълүмат җыю системасына тоташтырылган. 

Программа бөтен республика буенча, зур шәһәр клиникаларыннан алып ерак район хастаханәләренә кадәр, үткәрелгән тикшеренүләрне сакларга, үзара алмашырга һәм тиз арада файдаланырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, “Бердәм кардиолог” авыл сәламәтлек саклау өлкәсендә югары нәтиҗәлелек күрсәткән. Мәсәлән, ФАПның медицина хезмәткәре пациентка ЭКГ уздыра, системага җибәрә һәм оператив рәвештә хезмәттәшләреннән эксперт дәрәҗәсендәге бәяләмә ала. 

Бүгенге көндә системада 2125 ЭКГ аппараты, шулай ук бердәм дәүләт сәламәтлек саклау мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) белән интеграцияләнгән йөзләгән башка диагностика җайланмалары эшли. Бу кардиограммаларны оператив расшифровкалауны гына түгел, ә читтән торып консультацияләү, пациентларның бердәм регистрларын формалаштыру һәм реаль вакытта эпидемиологик вазгыятьне анализлау мөмкинлеген дә тәэмин итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading