16+

Бүләк отасың килсә, “Шәһри Казан”га языл!

«ТАТМЕДИА» АҖ язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Бүләк отучылар арасында күпчелекне «Шәһри Казан» газетасына язылучылар тәшкил итә.

Бүләк отасың килсә, “Шәһри Казан”га языл!

«ТАТМЕДИА» АҖ язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Бүләк отучылар арасында күпчелекне «Шәһри Казан» газетасына язылучылар тәшкил итә.

«ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, бүген 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады. Бәхетлеләр арасында “Шәһри Казан” укучылары күпчелекне тәшкил итә! Монысы безне икеләтә куандыра. 

Рекордлы (5 һәм аннан күбрәк басмага) язылучылар арасында Казанда яшәүче укучыбыз – Хәсәнова Алисә электр иттарткычына ия булды. 

Ике басмага яки аннан да күбрәк матбугат чараларына язылучылар арасында Бәрия Сабирова (Әтнә, Әйшияз) – тонометр, Рәмилә Шәкүрова (Арча, Югары Пошалым) – автомобиль өчен пылесос, Рүзәл Абдуллин (Әтнә, Күәм) – блендер, Гөлшат Зәкиева (Балтач) – блендер, Зөлфия Сәйфуллина (Апас, Кече Болгаер) инструментлар наборы, Фәйзрахманова Н. (Балтач, Нормабаш) – дрель-шуруповерт, Гөлсинә Әхмәтова (Әтнә) вертикаль пылесос отты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading