16+

Ильяс Халиков көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте

Татар көрәшчеләре җыелган төркемгә ул быел тәкәләрне нишләтергә кирәклеген аңлатты.

Татар көрәшчеләре җыелган төркемгә ул быел тәкәләрне нишләтергә кирәклеген аңлатты.

«Хөрмәтле көрәшчеләр!!!

Сабантуйларда тәкә алырга ниятләүче көрәшчеләр!!! Быел авыл сабантуйлары Корбан бәйрәмнәре көненә туры килә. Көрәшеп җиңгәч, тәкәгезне сыртыгызга салганнан соң, Аллаһ Тәгалә ризалыгына ирешү ниятеннән, тәкәгезне корбанга чалып, дусларыгызны, туганнарыгызны авылдашларыгызны корбан ите белән сыйласагыз иде. Мондый ике бәйрәмнең берьюлы туры килүе үзенә күрә татар көрәшчеләренең үсеп килүче яшь буынга үрнәк күрсәтү буларак та тәрбия булып калсын әле.  

Тирән ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән Ильяс Халиков», диелә танылган мөселман бәйрәмнәре алып баручы.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә быел Корбан бәйрәме 6 июньгә тәгаенләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading