16+

Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Катнашу өчен алдан язылырга кирәк.

Катнашу өчен алдан язылырга кирәк.

Изге Рамазан ае башланырга өч ай кала Татарстан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, курслар Казанның түбәндәге сигез мәчетендә: «Рәшидә» (Чәчәкле урамы, 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Әниләр» (Газовая урамы, 18), «Иман нуры» (Дорожная урамы, 32), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан урамы, 3, 2 корпус), «Әхмәдзәки» (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная урамы, 3а), «Нурислам» (Муса Бигиев урамы, 36) мәчетендә узачак. Бу елны Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында (Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 28) хатын-кызлар өчен курслар үткәрү дә күздә тотыла.

Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла.

Алда әйтелеп үткән мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Курслар 2025 елның 15 ноябреннән 2026 елның 18 февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading