16+

Казан метросы төзелешендә эшче һәлак булган

12 февраля 2025, 16:20
1396
0
0
Уку өчен 1 минут

26 яшьлек ир-атка бетон плитә ауган, ул урында ук үлгән.

26 яшьлек ир-атка бетон плитә ауган, ул урында ук үлгән.

Күзәтчелек ведомствосы таләбе буенча метро төзелеше вакытында эшченең үлеме турындагы җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы телеграмма-каналда хәбәр итә.

«10 нчы микрорайон» метро станциясендә монтаж эшләрен үткәргәндә ир-ат өстенә бетон плитә төшкән. Эшче алган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган.

Күзәтчелек ведомствосы үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, «Казметрострой» АҖ хезмәткәрләре хезмәтне саклау нормаларын үтәмәгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading