16+

Казанда транспортта йөрү бәясен арттырырга телиләр

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен акчалата түләгәндә дә, акчасыз исәп-хисап ясаганда (карта белән түләгәндә) да 49 сумга кадәр арттырырга телиләр.

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен акчалата түләгәндә дә, акчасыз исәп-хисап ясаганда (карта белән түләгәндә) да 49 сумга кадәр арттырырга телиләр.

Пассажир ташучылар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына шундый тәкъдим юллаган, дип яза “Бизнес-онлайн”.

Шулай ук ташламага ия булган гражданнарны йөртү өчен республика бюджетыннан компенсация күләмен 33 сумнан шул ук дәрәҗәгә – 49 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр. 

Шул ук вакытта тәкъдим ителгән тариф бер пассажирны йөртү үзкыйммәтеннән түбән кала. Бүген ул 78 сумны тәшкил итә. Ә икътисади нигезләнгән бәя 80-82 сум тәшкил итә., дип белгеләп үтелә.

Моңа кадәр Дәүләт комитеты пассажир предприятиеләренең сораган суммасы белән риза булмыйча, аны киметеп килде. Әйтик, 2024 елда Казан ташучылары юлны 45 сумга кадәр күтәрергә һәм ташламага ия булганнарны башка пассажирлар белән тигезләргә сораганнар иде. Әмма бу вакытта алар сораган бәяне 2 сумга киметтеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading