16+

Казанга 100 мең доллардан артык акча алып килергә теләгән

Шереметьево аэропортында Казанга 100 мең доллардан артык акча алып килергә теләгән пассажирны тоткарлаганнар.

Шереметьево аэропортында Казанга 100 мең доллардан артык акча алып килергә теләгән пассажирны тоткарлаганнар.

Шереметьево аэропортында таможня хезмәткәрләре, декларация рәсмиләштермичә генә 110 мең доллардан артык акча алып килергә теләгән кешене  тоткарлаган. 

Әлеге хәл Истанбулдан кайтып Казанга юл тотучы пассажирбелән килеп чыккан. Багажны сканер аша үткәрү вакытында инспекторлар чемоданда бер төргәк акча тапканнар. Аның хуҗасының шәхесен ачыклагач, шул затны рейстан төшергәннәр.

Таможня контроле зонасында ир-ат качарга тырышып караган, ләкин тоткарланган. Тикшерү барышында аңардан төрле илләр валютасында зур сумма тартып алганнар, шул исәптән төрек лиралары, Бразилия реаллары һәм Һинд рупияләре. Гомуми эквивалент 110 634 АКШ доллары тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading