16+

Машинага бәйләнгән тюбингта дусты һәлак булган өчен 22 яшьлек кызны хөкем итәләр

Суд машинага бәйләп куелган тюбингта шуганнан соң дус кызының үлемендә гаепләнүчене тыңлаган.

Суд машинага бәйләп куелган тюбингта шуганнан соң дус кызының үлемендә гаепләнүчене тыңлаган.

Бүген Казанның Киров судында 22 яшьлек Эвелина Якуповадан сорау алдылар. Аны кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 8 гыйнварда Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова үзенең машинасына тюбинг бәйләгән, анда ул дусты, 20 яшьлек Дарья Акинованы йөртергә уйлаган.

Ниндидер мизгелдә автомобиль тизлеген арттырган, һәм кыз утырган «ватрушка» югары тизлектә юл билгесенә килеп бәрелгән. Коточкыч юл-транспорт һәлакәте видеокүзәтү камералары язмаларына эләккән.

Зыян күргән 20 яшьлек кызны хастаханәгә илткәннәр, ул шунда вафат булган. Гаепләнүче Эвелина Якупова табибларга сөйләгәнчә, аның дусты тюбингта таудан тәгәрәп төшкән һәм коймага килеп бәрелгән. Һәлакәт урынына ике егет килгән, алар теге «ватрушка» ны алып киткәннәр һәм кан эзләрен юк иткәннәр. Болар барысы да урам видеокүзәтү камераларына эләккән. 

Кызның үлеменнән соң тикшерүчеләр Дарья Акинова бәрелгән дип фаразланган койманы карау өчен урынга чыккан. Шул вакытта машина йөртүче нәрсәнедер яшерә дигән шик туган. Тиздән вакыйганың бөтен нечкәлекләре билгеле булган һәм кызны сак астына алганнар.

Бүген судта Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Михаил Михаилимов гаепләнүченең күрсәтмәләре булган эш материалларын укыган.

«Мин дусларыма – Даша, Никита һәм Димага-ватрушкада йөрергә тәкъдим иттем», - диелә эш материалларында.

20 яшьлек Дарья Акинова юл билгесенә бәрелеп авыр җәрәхәтләр алгач, әлеге төркем ашыгыч ярдәм чакырткан, дип күрсәтелгән документларда. Әмма соңрак егетләр зыян күргән дус кызын мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә илтергә карар кылган.

«Без булган хәлне бәхетсезлек очрагы дип санадык, һәм булган хәлнең нечкәлекләрен сөйләмәдек», - дип хәбәр иткән тикшерүчеләргә Эвелина Якупова.

Судта кыз аның барлык күрсәтмәләре дә дөрес дип өстәгән. Ул шулай ук әлеге хәлдән соң компания һәлак булган кызның әйберләрен – бүрек һәм бияләен алу өчен вакыйга урынына киткәнен сөйләде.

"Бу төнге дүртләр тирәсендә булды. Мин ватрушканы алдым да машинага салдым. Әйберләр барысы да чәчелгән иде. Аннары без Дашаның әнисе янына киттек", - дип сөйләгән ул.

Шул ук вакытта гаепләнүче видеоязмада күрсәтелгәнчә кан эзләрен яшерергә тырышмавы турында өстәгән.

"Мин Дашаның телефонын эзләдем. Без әйберләрне алып аның әнисенә илтергә генә теләдек", - дигән Эвелина Якупова.

Киләсе утырышта гаепләнүче һәм прокурорның фикер алышуына керешү планлаштырыла. Ул чагында дәүләт гаепләве яшь кызның үлеме өчен җәзага карата үз таләпләрен игълан итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading