16+

Миңнеханов: Беларусь Республикасы Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала

26 мая 2025, 19:04
514
0
0
Уку өчен 2 минут

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашу барышында әйтте.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашу барышында әйтте.

Сөйләшүләр Түбән Камада «ТАНЕКО» мәйданчыгында узды, анда Беларусь делегациясе нефть продуктлары, шул исәптән бензин, дизель ягулыгы, авиация керосины һәм башка төр продукция җитештерү белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итә. Минскига һәр сәфәребез вакытында без Александр Григорьевич Лукашенко белән очрашабыз, ул һәрвакыт вакыт таба. Без республика белән хезмәттәшлеккә игътибарыгыз өчен рәхмәтле. Узган ел Беларусь Республикасы Президентының Киләчәк уеннарын ачу тантанасында һәм БРИКС саммиты эшендә катнашу өчен Татарстанга сәфәрләре безнең өчен зур мәртәбә булды», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, илләрне министрлыклар, муниципалитетлар, Сәүдә-сәнәгать палаталары, Фәннәр академияләре, предприятиеләр арасындагы килешүләр белән ныгытылган күптәнге һәм тотрыклы мөнәсәбәтләр бәйли. Парламентара элемтәләр үсә. Үзара хезмәттәшлекне координацияләүне уртак эшче төркем гамәлгә ашыра. Актив хезмәттәшлекне саклап калуга Казан белән Минск арасында туры авиарейслар ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә элемтәләренең динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. Узган елда товар әйләнеше 750 млн долларга якынлашкан.

«Безнең максат - үзара сәүдә күләмен 1 млрд долларга кадәр җиткерү. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безнең товар җитештерүчеләр, сәнәгатьчеләр бер-берсен яхшы белә. Ләкин безгә яңа мәнфәгатьләрне ачарга кирәк. Юнәлешләр бик күп. Без автокомпонентлар буенча бер-беребезне яхшы тулыландырабыз. Нефть химиясе өлкәсендә зур перспективалар күрәбез», - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading