16+

Миңнеханов Мәскәүдә Мишустин узырган киңшмәдә катнашты

17 июня 2025, 20:47
325
0
0
Уку өчен 1 минут

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - «Транспорт инфраструктурасын алдан үстерү» мәсьәләсе буенча стратегик сессиядә катнашу.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - «Транспорт инфраструктурасын алдан үстерү» мәсьәләсе буенча стратегик сессиядә катнашу.

Стратегик сессияне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырды. Стратегик сессия кысаларында транспорт комплексының төп сегментлары мөмкинлекләрен арттыру мәсьәләсе җентекләп каралды.

РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, чараларга системалы ярдәм ике профильле илкүләм проектка – «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Яшәү өчен инфраструктура»га кертелгән. Моның өчен 9 трлн сумнан артык бюджет акчасы каралган.

Төбәкләрнең күбрәк бәйләнештә булуын тәэмин итү өчен юллар челтәре үсеш ала, тизйөрешле юллар формалаштырыла. М-11 «Нева», м-12 «Восток» магистральләре кергән «Россия» кебек трассалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading