16+

Россиядә суд беренче тапкыр коллекторны җәзага тартты

Краснодар суды хокукка каршы коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче ир-атны 300 мең сумга штрафка тарткан, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең Телеграм-каналында.

Мондый маддә буенча җәза Россия тарихында беренче тапкыр кулланыла.

"Россия тарихында срогы чыккан бурычны кайтару буенча эшчәнлекне законсыз гамәлгә ашыру турындагы җинаять эше буенча беренче хөкем карары Краснодар шәһәрендә суд тарафыннан игълан ителде. Суд карары буенча фигурантка 300 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән", - дип язган Волк.

Штрафны коллектор оешмасының 38 яшьлек хезмәткәре алган. Җәзаны вакыты чыккан бурычны кире кайтару буенча эшчәнлекне законсыз гамәлгә ашыру турындагы җинаять эше кысаларында чыгарганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading