16+

Россиядә супермаркет һәм гипермаркетлар ябыла башлаган

Россиялеләр супермаркетларга һәм гипермаркетларга сирәгрәк йөри башлаган.

Россиялеләр супермаркетларга һәм гипермаркетларга сирәгрәк йөри башлаган.

Өй янындагы кечкенә генә кибетләр һәм онлайн-китереп бирү хезмәте өстенлек алган. 2025 елның тугыз аенда эре сәүдә нокталары саны 1,4 процентка кимегән,  гомуми мәйданы 185 мең метр булган 67 объект ябылган. 2017 елдан мондый форматларның гомуми өлеше 37 проценттан 21 процентка кадәр кимегән.

Супермаркет һәм гипермаркетларның кимү сәбәбе дип аларның югары чыгымлы булуы һәм азык-төлеккә бәяләр үсеше атала. 

Сатып алучылар ешрак төп ассортимент һәм китереп бирү мөмкинлеге булган кибетләргә өстенлек бирә. 100-200 метр мәйданлы мондый нокталар саны бер ел эчендә 15 процентка арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading