Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык 131 юл объектында эшләр планлаштырылган.
Бүгенге көнгә 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япманың өске катламы җәелгән. Бу планлаштырылган гомуми күләмнең 54 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Юлларны ремонтлау эшләре башкарылган:
- Казан агломерациясендә (27,2 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 78 процентка башкарылган;
- Чаллы агломерациясендә (13,5 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 74 процентка башкарылган;
- Түбән Кама агломерациясендә (3,02 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 71 процентка башкарылган;
- төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында (166,4 километр ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 54 процентка башкарылган;
- күпер корылмаларын (23 күперне) норматив хәлгә китерү буенча эшләр 39 процентка үтәлгән.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар