16+

Татарстанда террорчылык оешмасында катнашучы кулга алынган

Татарстанда радикаль ислам идеяләрен актив рәвештә алга сөргән хатын-кыз тоткарланган.

Татарстанда радикаль ислам идеяләрен актив рәвештә алга сөргән хатын-кыз тоткарланган.

Ул Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасына кергән, җирле мөселманнар арасында экстремизмны пропагандалаган яшертен җыелышлар оештырган. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көч структуралары хезмәткәрләре аның өендә Татарстан мөселманнары арасында радикаль ислам идеяләрен тарату өчен яшертен агитация җыелышлары уздырылуын ачыклаган. Кайсы районда икәнлеге аныкланмый. Шулай ук мондый очрашуларда террорчылык оешмасы принципларын пропагандалаганнар.

Аерым алганда, җыелышларда катнашучылар экстремистик әдәбиятны өйрәнгән, террорчылык структурасы тарафдарлары санын арттыру буенча башкарылган эшләр турында хисаплар кабул иткәннәр, яңа әгъзалар яллаганнар.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең тикшерү бүлеге Россия җинаять кодексының 205.5 маддәсенең 2 өлеше буенча  ("террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашу")җинаять эше кузгаткан. Бу маддә буенча тоткарланучыга 500 мең сумга кадәр штраф белән 10 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

2025 елның гыйнварында гына да Россиядә террорчылык характерындагы 462 җинаять теркәлгән, бу узган елның гыйнварына караганда 168,6 процентка күбрәк. Бу җинаятьләр арасында — 269ысы теракт.

Тулаем алганда Россиядә 2024 елда террорчылык турындагы эшләр саны 40 процентка арткан, дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына ведомствоның рәсми вәкиле Светлана Петренко. Хәзерге вакытта мондый җинаятьләр Татарстанда, Белгород, Волгоград, Киров, Төмән, Владимир, Свердловск, Воронеж өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә тикшерелә. Террор актларын башкаручыны гадәттә интернет аша җәлеп итәләр, ә заказчылар, кагыйдә буларак, чит илдән була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading