16+

Татарстанның бер районында юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек бала үлгән

Татарстанның Лаеш районында «Державино» СНТ территориясендә авария булган.

Татарстанның Лаеш районында «Державино» СНТ территориясендә авария булган.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөрткән 16 яшьлек егет баштан коймага, ә аннары электр линиясе баганасына килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында пассажир утыргычында булган 14 яшьлек үсмер вафат булган. Бала каешын эләктермәгән.

Әлеге факт буенча тикшерү алды тикшерүе оештырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading