16+

Токымлы мәче сатып алам дип мошенниклар ятьмәсенә эләккән

Полициягә мошенниклык гамәлләре турындагы гариза белән Казанда яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән.

Полициягә мошенниклык гамәлләре турындагы гариза белән Казанда яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән.

Алдан билгеләнгәнчә, 33 яшьлек хатын-кыз токымлы мәче сатып алу турында хыялланган. Белдерү аша үзенә ошаган мәчене тапкан һәм сатучысына язган. Шуннан соң аралашу мессенджерга күчкән, ике як та мәчене китереп бирү һәм заказ өчен түләү шартлары турында килешкән. Мошенниклар хатын-кызны мәчене саткан өчен 20 мең сум күчерергә һәм китереп биргән өчен 4 мең сум күләмендә транспорт чыгымнарын түләргә күндергән. Зыян күрүче кирәкле сумманы җибәргән, песиен көтә башлаган. Шуннан соң мошенниклардан җилләр искән. 
Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
Казан полициясе искә төшерә: 

Интернет челтәрендә сатып алганда уяу булыгыз!
Әгәр дә сез мошенниклык гамәлләре корбаны булсагыз, бу хакта «02» һәм «102» (кәрәзле телефоннан) телефоны аша  полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading