16+

Хезмәт белән бәйле кануннарга нинди яңалыклар кертелде?

Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Хәмит кызы Зәйнетдинова хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Хәмит кызы Зәйнетдинова хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

Аерым әйткәндә, хезмәткәрләрне бүләкләү (премия бирү) тәртибе төгәлләштерелә, балигъ булмаганнарның ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләве җайга салына.

2025 елның 1 сентябреннән Россия Хезмәт кодексының 135 маддәсенә үзгәрешләр үз көченә керде. Алар дисциплинар яктан җәза бирелгән хезмәткәрләргә премияләр түләү мәсьәләсенә кагыла.
- Әгәр хезмәткәр билгеле бер айда хокук бозуга юл куйган булса, эш бирүче ел буена аңа премия түләүдән мәхрүм итә алмый.
- Хезмәткәр хезмәт дисциплинасын бозган конкрет ай өчен генә премия түләмәскә мөмкин.
 Гомуми хезмәт хакы (оклад + премия) хәтта дисциплинар түләтү вакытында да 20% тан артыкка киметелмәскә тиеш.

2025 елның 1 сентябреннән 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны бәйрәм һәм ял көннәрендә эшкә җәлеп итү рөхсәт ителә. Биредә кайбер нечкәлекләр бар. Алар бары тик җәйге каникул вакытында һәм мәшгульлек хезмәтенә җибәргәндә яки студентлар отрядлары составында эшләргә тиеш.
Үсмергә инде 15 яшь булса, аның язма ризалыгы кирәк булачак. Әгәр үсмер 15 яшьтән кечерәк булса, әти-әнисенең яки опекунның берсеннән язмача ризалык булырга тиеш. Опекага алынган ятимнәр яки балалар өчен опека органыннан яисә башка законлы вәкилдән язма ризалык таләп ителә.

Хәзер берничә җирдә эшләүчеләр шулай ук кыскарту яки ликвидация буенча эштән киткәндә, төп хезмәткәрләр буларак гарантияләр алу хокукына ия. Эшкә урнашу чорында уртача хезмәт хакы түләү урынына хезмәткәргә ике тапкыр уртача хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнергә мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading