16+

Адел Вафинның әнисе Альмира ханым: «Балаларым өчен кызарганым булмады»

Альмира Вафина кебекләр турында тумыштан укытучы, диләр. Хезмәт юлын авыл мәктәбендә башлый, аннан Казанда дәвам итә.

Адел Вафинның әнисе Альмира ханым: «Балаларым өчен кызарганым булмады»

Альмира Вафина кебекләр турында тумыштан укытучы, диләр. Хезмәт юлын авыл мәктәбендә башлый, аннан Казанда дәвам итә.

35 ел гомерен мәктәпкә бирә. Җитте, дип пенсиягә җыенгач та, коллектив теләмичә генә озата үзен.

Юныс белән гаилә корып яши башлаганда, ике чемоданыбыз гына бар иде, ди Альмира ханым. Казанга күченеп килгән баштарак мәлдә Северный бистәсендә вакытлыча бүлмә алып торалар, аннары Юныс абыйның эшеннән яшьләр өчен төзелгән кунакханә тибындагы торактан бер бүлмә юнәтәләр. Шул 11 квадрат метрлы бүлмәдә Вафиннар 10 ел гомер кичерә. Олы кызлары Гүзәл, уллары Адел дә шул кечкенә почмакта үсә. «Салкын су, бәдрәф, ике комфоркалы газ - бөтен булган уңайлыклар шул иде», - диләр.

Адел Юныс улына кадәр Вафиннар гаиләсендә медицина юлын сайлаучылар булмаган.

- Ул чакта медицина буенча югары белем алу бик катлаулы иде, түләүле бүлекләр дә юк, ә улыбыз бик тә табиб булырга хыялланды, хәтта өченче сыйныфта укыганда язган иншасында да, мин табиб булачакмын һәм укытучымны дәвалаячакмын, дигән булган. Үз тырышлыгы белән Адел медицина институтын тәмамлады, аспирантурада укыды, икътисад белгечлеген дә үзләштерде, - ди әни кеше.

Балаларын ул кечкенәдән хезмәтне яратырга, ярдәмчел булырга өйрәтеп үстергән. Хәзер оныкларын да шуңа өнди. Адел Юныс улының төпчек кызы - яшь ярымлык Асия дәү әтисенә тавыклар карарга булыша башлаган да инде.

- Мин бәйләргә бик ярата идем. Элекке заманда йон җепләре сирәк очрый. Йон оекбашларны сүтеп, балаларга, үземә киемнәр бәйләгәнем истә. Белгәнемне кызыма да өйрәттем, ул да остарды хәзер, - ди әңгәмәдәшем.

Альмира ханым бүген үзен бәхетле хатын-кыз, бәхетле әни, бәхетле дәү әни дип саный. Тугыз оныгы белән мәш килә. Ул бик заманча дәү әни. Фитнес клубка да йөри, оныклары, балалары белән «ватсап» аша фотолар алмашырга да вакыт таба, ел саен чит илдә ял итә. Эшли дә.

- Әгәр моннан 12 ел элек бизнеска килмәгән булсам, гап-гади дәү әни, ашарга пешереп торучы, бала караучы гына булыр идем. Бизнес миңа шәхес булып формалашырга ярдәм итте. Мин онык­ларыма төрле өлкәдә мәгълүмат бирә алам, заман белән бергә атлыйм, шуңа яшьләргә дә минем белән кызык, - ди ул.

Эштән тыш, әңгәмәдәшем бакчада, җирдә казынырга ярата. Төрле чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Быел 620 граммлы помидорларга кадәр җыеп алганнар.

- Без хыялланып яшәдек. Заманы шундый иде. Юныс белән җәмгыять өчен файдалы балалар үстерергә теләдек, тагын бер хыялым - чәчәккә күмелгән бакча булдыру иде. Шөкер, хыяллар тормышка ашты,балаларым өчен беркайчан да йөзем кызарганы булмады, алар минем горурлыгым, - ди ул.

Быел Альмира ханымга 70 яшь тулган. Юбилейларын, туган көннәрен уздырырга яратмый әңгәмә­дәшем. Аның каравы, гаилә ел саен башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мөмкинлеге биргән «Каза­нышлар бәйрәме»нә җыела.

- Быел бәйрәмне ике оныгым да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга кергәч уздырдык. Идел буендагы җәйге йортыбызда җыелдык. Оныкларым миңа искиткеч бүләк әзерләгәннәр иде. Музыка мәктәбенә йөрүче Али белән Камил төнлә, шәм яктысында саксофонда уйнадылар, ә ирем Юныс, аларга кушылып, минем иң яраткан җырым - «Әдрән диңгез»не башкарды. Бүген дә шул чыгыш күз алдымда, - ди Альмира ханым.

Шунысы үрнәк: Вафиннарда нинди генә бәйрәм узмасын, алар беркайчан да өстәлгә спиртлы эчемлек куймыйлар, кибеттән соклар да сатып алмыйлар. Иң яхшысы - экологик яктан чиста продукт - үзең ясаган компот, бакчаңнан җыеп алган уңыш.

- Гаиләдә мөнәсәбәтләр ихлас, мәхәббәткә корылган булырга тиеш. Бүген яшьләрне ымсындыра торган нәрсәләр күп: гаджетлар, спиртлы эчемлекләр, кәефне күтәрә торган башка әйберләр, ләкин ничек кенә булмасын, кешелеклелекне, на­мусны, тырышлыкны, үз йөзеңне саклап кала белергә кирәк, - ди Альмира Вафина.

Адел Вафин:
- Әни өчен җәйге каникуллар бик озын булып тоела, шуңа август башында ул инде 1 сентябрьгә әзерләнә башлый иде. Аның ел саен 1 сентябрь көнне бер кочак чәчәк бәйләме һәм искиткеч яхшы кәеф белән кайтканын хәтерлим. Аның өчен мәктәп - тормыш, ә һәр укучысы үз баласы кебек иде. Аларның һәрберсен ул тигез күрде, һәрберсенә хөрмәт белән карады, үз-үзләренә хөрмәт хисен тәрбияләде. Безнең барыбызны да эшкә һәм яратырга, рәхмәтле булырга өйрәтте. Һәр укучы үзенең беренче укытучысын гомерлеккә хәтерендә калдырган дип ышанам. Кем өчендер ерак совет чорында ул Алла Алексеевна булды, кемгәдер - Альмира Әүхиевна. Аның укучылары арасында Россиядә генә түгел, дөньяда танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина да бар. Әни бик кырыс һәм таләпчән укытучы иде, әмма шуңа карамастан, һәр көнне иртән балалар аңа каршы чабалар, кочаклыйлар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading