16+

«Ак Барс» хоккейчылары белән уртак спонсорым бар!»

Яшьләр арасында талантлы шагыйрьләр күп, әмма күбесенең иҗатында остазларының кем булуы сизелеп тора, кемнеңдер чалымнары бар, кемнедер кабатлый сыман. Тора-бара шагыйрь үсеп китәргә һәм үз стилен табарга яки, шул остазын кабатлау сәбәпле, югалырга мөмкин. Ә Булат ИБРАҺИМның иҗаты (яхшы мәгънәдә) хәтта үз-үзенекенә дә охшамаган.

«Ак Барс» хоккейчылары белән уртак спонсорым бар!»

Яшьләр арасында талантлы шагыйрьләр күп, әмма күбесенең иҗатында остазларының кем булуы сизелеп тора, кемнеңдер чалымнары бар, кемнедер кабатлый сыман. Тора-бара шагыйрь үсеп китәргә һәм үз стилен табарга яки, шул остазын кабатлау сәбәпле, югалырга мөмкин. Ә Булат ИБРАҺИМның иҗаты (яхшы мәгънәдә) хәтта үз-үзенекенә дә охшамаган.

2010 елда «Иделем акчарлагы»нда Гран-при алган егетебез күптән түгел «Таян Аллага» конкурсында да беренче урынны яулады, Татарстан Язучылар берлеге белән «Татнефть» ААҖнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия иясе булды. Шушы хәбәрләрне ишетеп килеп керүемне чәй куеп көтеп торган икән ул. Сөйләшү чәй табыны артында булгач, әңгәмәне дә шуннан башладым.
- Нинди ризыклар яратасың, Булат?
- Студент кешедән нәрсә ашарга яратасың дип сорау сәеррәк инде ул. Әмма өйдә булганда әни пешергән кыстыбыйларның, өчпочмак, пилмәннәрнең берсен дә калдырмыйм. Ә тулай торакта чакта нәрсә бар - шуны ашыйсың.
- Татар халык ашларына мөнәсәбәтең?
- Әлбәттә, туклыклы. Чын татар хатыннарының пешергәннәрен карап торсаң, беренче чиратта чисталыкка игътибар итәсең. Башларына яулык бәйлиләр. Күңел җылысын салып пешергәч, ничек инде туклыклы булмасын! Безнең ашлар организмга зыян китерә торган түгел.
- Иҗат итә башлавыңа нәрсә этәргеч булды?
- Күңелдә нәрсәдер бар иде. Авырлыкмы икән ул, әллә дөньяга әйтер сүзме?!. Шул балачакта такмакларда чыга башласа, дөньяны азмы-күпме аңлый башлаганда шигырьгә охшаган нәрсәләр туа башлады.
- Такмаклар дигәнен кайчан яза башладың соң?
- Җиде яшьтә бугай...
- Хәзерге вакыттагы иҗатың үзеңне канәгатьләндерәме?
- Канәгатьләндереп бетерми. Камиллекнең чиге юк бит инде аның. Кеше максатына ирешсә, яңаларын куеп, яңадан-яңа үрләргә менәргә тырыша.
- Саҗидә Сөләйманова стипендиясен кайчан ала башладың?
- Әле беренче тапкыр гына. Бу бүләкне тапшыру тантанасы да бик ошады. Әлмәттә безне бик яхшы кабул иттеләр. Яшьләр шигърият белән бик кызыксынмаса да, урта һәм өлкән буын залны шыгрым тутырган иде. Саҗидә Сөләйманова стипендиаты булу - зур дәрәҗә. Шагыйрәнең яшәгән-сулаган ягына бару, ул кичергән хисләрне кичерү, андагы халыкны күреп тәэсирләнү - үзе бер дәрес, тагын да язарга очкын, күңелдәге иҗат учагына утын өстәү шикелле булды.
- Бу азмы-күпме матди якны да хәл итә бит...
- Әйе, матди хәлне дә бераз яхшырта. Үзең дә беләсең, шагыйрьләрнең, язучыларның матди ягы бик мактанырлык түгел, бигрәк тә ул студент та булса. «Татнефть» ААҖнең дә, ТР Язучылар берлегенең дә яшьләр турында да, олпат язучылар турында да кайгыртуы ныклап иҗат итәргә канат куя.
- «Татнефть»ебез «Ак Барс» хоккей клубын гына түгел, яшь язучыларны да канаты астына ала. Иҗат иткән өчен хоккейчылар кадәр керем алсаң, нишләр идең?
- Белмим инде, күз алдына да китерә алмыйм. Бәлки язудан да туктаган булыр идем. (Көлә.) Спорт ягын да кайгырталар инде, әлбәттә, аңа күбрәк акча түгәләр. Дөрес, рухи якны да кайгырталар. «Татнефть»нең «Рухият» фонды бар.
- Күптән түгел дини конкурс узган иде.
- Әйе, «Таян Аллага» конкурсы иде ул. Анда беренче елны кунак булып кына катнашкан идем, быел инде конкурсант буларак. ТРның Диния нәзарәте, дин әһелләре шулай ук әдәбиятны дини яктан үстерү өчен зур бер адым ясады. Динебез милләтебезне саклап килгән бердәнбер таяныч булган. Исеме дә бик кызыклы сайланган. Милләтебезнең Аллага таянырга тиешлеге әйтелеп тора. Тукаебызның матур бер шигыренең исеме бик яңгырашлы. Киләчәктә дә бу исем популяр булыр, иншалла.
- Синеңчә, шагыйрьләр үзләре өчен генә язалармы?
- Үзең өчен генә язу зур урында эшләсәң ярыйдыр ул, әмма студент кешегә башка җирдән акча керми шул.
- Иң зур хыялың?
- Андый зур хыялым юк. Бүгенге көндә беренче чиратта китабымны чыгару тора.
- Китап дигәннән, ул ни хәлдә соң?
- ТР Язучылар берлегенең әдәби остаханәсендә тикшерелер өчен инде бер елдан артык чират көтеп ята ул. Бу эшне тиз арада тотарлар дигән өмет бар.
- Мәхәббәт ягы ничегрәк?
- Аллага шөкер, сөйгән кешем бар. Киләчәктә бергә булырбыз дип уйлыйм.
- Димәк, өйләнәсең?!
- Әле иртәрәктер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading