16+

“Ак чәчәкләр” сериалы зәңгәр экраннарда күрсәтелә башлый

9 нчы ноябрьдән ТНВ каналында күптән көтеп алынган "Ак чәчәкләр" сериалы зәңгәр экраннарда күрсәтелә башлый.

“Ак чәчәкләр” сериалы зәңгәр экраннарда күрсәтелә башлый

9 нчы ноябрьдән ТНВ каналында күптән көтеп алынган "Ак чәчәкләр" сериалы зәңгәр экраннарда күрсәтелә башлый.

Әсәрне ТНВ һәм "ТНВ-Планета" каналлары трансляциялиячәк. ТНВ каналында ул 12.00, 17.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.
Октябрь ае дәвамында "Ак чәчәкләр" фильмының кыскартылган варианты үз театрлары булган 20дән артык шәһәр һәм районнарда күрсәтелде, аны ун меңгә якын кеше караган.

- Баштарак әсәрне фильмда төшкән актерлар туган якларында күрсәттек, соңыннан бөтен республикадан мөрәҗәгатьләр килә башлады. Казанда дүрт куелышында да залда аншлаг иде. Бер булган районнар кабат күрсәтүләрен үтенеп сорый. 31 октябрьдә фильм Ульяновск өлкәсендә күрсәтеләчәк. Әстерхан якларында 600 кешелек аудитория "Ак чәчәкләрне"не көтеп тора, - дип белдерде "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова.

Фильм күрсәтелер алдыннан тамашачы аның төп геройлары белән 8 нче ноябрь көнне "Мәдәният дөньясы» тапшыруында таныша алачак. Ун серияле әсәр киң тамашачыга күрсәтелеп беткәннән соң, 22 ноябрь көнне фильм төшерү барышында булган бөтен серләрне белеп булачак.

"Ак чәчәкләр"нең режиссеры Ренат Әюпов яхшы актерлар составын туплый алуларын ассызыклады.

- Әлбәттә, театр актерлары белән эшләгәндә берникадәр кыенлык килеп туа. Театр бер әйбер, кино бөтенләй башка җирлек бит ул. Башларына баса-баса кадр эчендә ихлас, табигый булырга өйрәтергә туры килде. Моның өчен актерларга бер-бересенең күзләренә карап уйнарга куштым. Күзләр кешене ача, күзләр кешене сата да. "Ак чәчәкләр" театр артистлары өчен үзенә күрә бер телевизион мәктәп иде, - дип белдерде ул.

Фильмның төп геройлары өчен дә анда төшү үзе сынау булган. Гөлшаһидә ролен башкаручы К.Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәлахова өчен ул бөтенләй телевидения өлкәсенәдә беренче чирканчык.

- Кинокарьерам татар классикасыннан башлануы мөһим иде. Әзһәр Шакиров, Наиль Дунаев, Ирек Бахманов кебек күренекле актерлар белән бергә уйнау үзе зур дәрәҗә. Театр дөньясыннан, кино мөһитенә күчү авыр, әлбәттә. Иң беренче көнне без "театральщина» белән чирләдек. Без театрда 25 нче рәткә кадәр ишетелсен, икенче яруска кадәр күзләребез күренсен дип арттырып, тырышып уйнарга күнеккән, - дип елмайды Резедә Сәлахова.

Гөлшәһидә кара чәчле иде, чәчеңне ник карага буятмадың, ник озанрак халат кимәдең дигән тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килгән актрисага.

- Минем геройның өч прототибы бар. Минемчә, аның сары яки кара чәчле булуы мөхим түгел. Иң мөхиме тамашачы кабул итүе, сиңа ышануы, - ди Резедә.
Актерларның барысының да төп эш урыннары булганга кайвакыт сьемкалар төнге 11дә башланып иртәнге 5тә генә бетә торган булган. Китап белән фильм арасында да бераз аерма булачак. Әсәрдәге идеологик карашлар йомшартып бирелгән.

Фильм төшерүчеләргә иң зур авырлык булып 60 нчы еллар мөхитен сурәтләү торган.

- Операторлар, режиссерлар, актерлар белән эшләгәндә бу ике буын арасында зур аерма бар икәнен аңладык. 80, 90 нчы елларда туганнар, капитализм чорында үскәннәр геройлар кичергән ситуациягә бөтенләй башкача карый. Ул заман кешеләренең яратулары да башкача, ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте дә үзгә иде. Актерларга иң беренче менә шуны төшендерергә тырыштык, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

"Ак чәчәкләр" рус һәм инглиз телләрендә субтитрлар белән төшерелгән. Якын киләчәктә аны берничә фестивальгә тәкъдим итеп карыйлар.

- Фильм төшерү өчен бик күп акча кирәк. "Ак чәчәкләр"нең бюджеты 6 млн сумга җитте. Хәзер Президентка хат әзерлибез. Милли фильмнарны үстерү программасы булмаса, татар кинематографиясе үсеп китә алмаячак. Төшерәсе килгән әсәрләр күп: Мәхмүт Галәү, Мөхәммәд Мәһдиев, Гадел Кутуй, Нурихан Фәттахның тарихи әсәрләре бар әле. Татар халкының язмышын чагылдырган нәфис фильмнар юк, аларны булдырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading