16+

Алсуның үз Солтаны бар!

Җырчы Алсу Әбелханова октябрь башында икенче кат әни булды. Әлеге шатлыклы яңалыгы белән котлап шалтыратсак та, баштарак җәһәт әңгәмә өчен әле яшь әнинең вакыты тыгынракка туры килде. Хәзер инде кечкенә Солтан бер аен каршыларга җыена. 3900 кг булып туган егет әлегә күбрәк тамак, йокы ягын кайгырта икән. Сирәк-мирәк кенә әти-әнисенә...

- Без, әлбәттә, икенче балабызны кыз булыр дип өметләнгән идек, - ди Алсу үзе. - Әмма УЗИ малайны күрсәткәч тә, сөендек кенә. Әтиебез Радик бу юлы исемне үзе сайлады - Солтан булды ул. Беренче улыбыз Әмиргә исемне мин сайлаган идем.
- Бер бала - юк бала, ике бала - бер бала, диләр, Алсу, хакмы?
- Ике бала - икеләтә җаваплылык инде. Өйгә Солтанны алып чыккач, ирем белән берара шаккатып та тордык - ике егет, ике бала ата-анасы бит без хәзер! Хәзер инде күнегә башладык. Авырлыгы да юк түгел - абыебыз беренче сыйныфка укырга йөри - дәрес әзерләүләр дигән эшебез дә бар. Әмма мин аны артык авырлык итеп кабул да итмим. Әмир хәзер барысын да аңлый, безгә ярдәм итәргә генә тора. Анда да җаваплылык хисе уянды! Ә мин исә икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда - әле тагын ишәю.
- Солтан кемгә охшаган соң?
- Әлегә әйтүе авыр, аңа бит әле өч кенә атна. Төс-кыяфәте белән әтисенә кебек. Ә холкын чамалау авыр, әлегә бар эше йоклау. Бүген генә менә төнлә йоклатмады, эче авыртып интекте.
- Үзеңә һәм бөркетләреңә ниләр теләр идең, Алсу?
- Ирем белән тигез тормышта үз балаларыбызны үзебез үстерсәк иде. Әлбәттә, аның өчен иң беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Егетләргә исә безгә терәк булып үсүләрен телим. Сау-сәламәт булсыннар, безгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсеннәр, мәрхәмәтле булсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading