16+

«Алтын тавышлы булсаң да, сәхнәгә акчасыз чыга алмыйсың»

«Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем аларга бик тә туры килә. 1989 елда Пермь якларыннан моңлы тавышлы Илсөяр Якупова дигән җырчы килеп, филармониягә эшкә урнашкан иде. Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Маликов һәм Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчылар төркемендә эшләп алды ул. 1989 елда «Татар җыры» конкурсында да үзе баянда уйнап җырлап, кыз...

«Алтын тавышлы булсаң да, сәхнәгә акчасыз чыга алмыйсың»

«Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем аларга бик тә туры килә. 1989 елда Пермь якларыннан моңлы тавышлы Илсөяр Якупова дигән җырчы килеп, филармониягә эшкә урнашкан иде. Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Маликов һәм Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчылар төркемендә эшләп алды ул. 1989 елда «Татар җыры» конкурсында да үзе баянда уйнап җырлап, кыз...

Әүхәт тә сәнгать яратучы зат. Җырлый, баянда уйный. Үзләренең мәхәббәт җимешләренә алар таң йолдызы исемен кушканнар. Чулпан дүрт яшеннән Казанда «Сандугач керде күңелгә», «Җырлыйсым килә» бәйгеләрендә, Мәскәү һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә «Звонкие голоса» конкурсларында лауреат исемнәрен яулады. 2010 елда кыз «Татар моңы»ның Гран-при иясе булды. Булганнан бар да була дигәндәй, Чулпан мәктәп елларында математика, рус теле, тарих буенча олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулый. Ә инде Казанда уналты төбәк арасында узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында якташы Рәшит Ягъфәровның «Иске тальян» шигырен үзе тальянда уйнап укуы белән барысын да шаккатыра һәм беренче урынны ала. Чулпан үзенең тырышлыгы, таланты өчен Россия Президенты стипендиясенә дә лаек була. Аның Мактау грамоталары, дипломнары бер кочак. Музыка мәктәбенең баян һәм вокал классларында укып, кызыл диплом алып чыга, бер ел эчендә унынчы һәм унберенче сыйныфларны алтын медальгә тәмамлый. Бүгенге көндә ул Казан федераль университетының филология һәм сәнгать факультетында Айдар Фәйзрахманов классында икенче курста укый. Якташы, күренекле композитор һәм педагог Мәсгут Имашев та аның турында: «Бик моңлы тавышлы, күңелгә ятышлы җырчы үсеп килә», - дип тикмәгә әйтмәгәндер. Бүген укучыларыбызны Чулпан ЙОСЫПОВА белән якыннанрак таныштырабыз.
- Чулпан, син музыка белеме алу өчен нигә әлеге уку йортын сайладың? Ни өчен консерватория яисә мәдәният һәм сәнгать университетын түгел?
- Биредә берьюлы җырчы һәм укытучы һөнәрләрен алырга була. Аннары минем якташым Гүзәл Уразова да шунда укыганга күрә әлеге уку йортын сайладым. Биредә җырлап кына йөрмисең, укуга зур игътибар бирәләр.
- Быел беренче курсны тәмамлаганда ук филармониядә үзеңнең концертыңны бирдең. Бу бик зур хезмәт сорый торган эш. Аны оештыруда кем ярдәм итте?
- Бары тик әтием ярдәме белән узды ул концерт. Аның мине балачактан ук җырлатасы килде. Шуңа күрә дә, бөтен хуҗалыкны ташлап, әни белән Казанга күченделәр. Ул ансамбль өчен уен кораллары да сатып алды. Анда алты кеше уйный. Концертта уен кораллары ансамбленә кушылып әнием дә җырлады. Әтием диск чыгарырга да ярдәм итте. Конкурсларда катнашканда да аның ярдәме зур.
- Ничек уйлыйсың, популяр булу өчен талант кына җитәме икән?
- Юк, әллә нинди алтын тавышлы булсаң да, сәхнәгә акчасыз чыга алмыйсың. Һич алай булырга тиеш түгел югыйсә. Талантлы яшьләр арасында сәхнәгә чыга алмый йөрүчеләр бар.
- Синең репертуарда «Әнкәм тора шәлен ябынып» (Фәрит Хатыйпов көе, Дания Гайнетдинова шигыре), «Өзелә үзәгем, өзелә» (Мәсгут Имашев көе, Фәнис Яруллин шигыре) һәм башка матур җырлар бар. Җырларны кайсы композитор тәкъдим итсә, шуны аласыңмы, әллә үзең сайлыйсыңмы?
- Мәсгут абый миңа җырларны бушлай бирә. Кайбер яшьрәк композиторлардан ун-егерме меңгә сатып алабыз. Үземнең күңелгә ятышлысын гына сайлыйм.
- «Чулпан, шундый яхшы укып та, җырчы һөнәрен сайлагансың»? - дигәннәре юкмы соң үзеңә?
- Хәзерге вакытта башка һөнәр алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мин быел социаль һәм гуманитар белемнәр институтының юридик факультетына читтән торып укырга кердем.
- Әгәр язмыш җилләре үзеңне әниең кебек туган якларыңа кире кайтарса...
- Юк, мин җырны бер нәрсәгә дә алыштырмыйм. Аннан башка яши алмыйм.
- Җырчы кеше дан-шөһрәткә кызыга. Үзеңне ун елдан соң ничегрәк күз алдына китерәсең?
- Мин борынны югары күтәреп йөрергә яратмыйм. Кечкенәдән, үземне кеше танысын иде, дигән максат куйган идем. Нинди дәрәҗәләргә ирешсәм дә, үзем булып каласым килә.
- Кешеләрдә син яраткан сыйфат...
- Әти кебек тырыш, эшчән кешеләрне яратам. Ул минем өчен дә, сеңлем Энҗе өчен дә үрнәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading