16+

"Аның күңеле чиста. Шуңа күрә рольләре дә ак..."

Сәхнәдә үзе сөйкемле, үзе оста итеп уйнаган артистны олысы да, кечесе дә ярата.

"Аның күңеле чиста. Шуңа күрә рольләре дә ак..."

Сәхнәдә үзе сөйкемле, үзе оста итеп уйнаган артистны олысы да, кечесе дә ярата.

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрыннан Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллинаны да әнә шул асыл сыйфатлары өчен төрле буын тамашачы үз итә. Үзенең ихлас уены белән, күңелләргә кереп кала ул.

Театр репертуарында Халидә уйнамаган берәр спектакль бармы икән?! 26 ел эчендә 50дән артык рольне сәхнәләштерде ул. Ренат Харис әсәре буенча куелган «Умырзая» спектаклендә - Җәваһирә Сәлахова, Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым»ында - Җиһан, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ында - Галимәбану һ.б. күп кенә рольләре белән хәтердә калды.

Узган атнада Халидә Сөнгатуллинаны гомер бәйрәме белән котларга Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика театрлары җитәкчеләре, Башкортстанның Илеш районыннан якташлары килде.
- Халидә үзенең гүзәллеге белән сәхнәне бизи. Ул һәрвакыт яшь. Аның күңеле ак, чиста. Шуңа күрә рольләре дә ак. Искиткеч бай темперамент белән уйный ул. Аның янында уйнаган бер генә партнер да ял итә алмый. Бездә кино сәнгате аякка баскан булса, ул искиткеч яхшы кино артисты булыр иде. «Ак чәчәкләр» телевизион спектаклендә кечкенә генә рольдә дә оста итеп уйнады, - дип сөйләде театрның баш режиссеры Ринат Әюпов.

Үзенең 50 яшьлек юбилеен да сәхнәдә уйнап каршылады артист. Ул кичне тамашачыга Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы тәкъдим ителде. Халидә Сөнгатуллина - Миңзифа ролендә.

Спектакльгә килгәндә, автор анда мәңгелек тема күтәрә. Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр һәрчак актуаль. Ана ролен Халидә табигый, халыкчан итеп уйный. Үзе дә ана кеше буларак, ул Миңзифаның эчке кичерешләрен ачып бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading