16+

Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев нинди китаплар укый

"Сез нинди китап укыйсыз?" марафоны дәвам итә. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев менә нинди китаплар укуын сөйләде: - Китап укырга яратам. Шушы көннәрдә генә берничә китап укырга өлгердем. Рөстәм Зәкуанның «Синдә калам» китабын укып чыктым. Китапка авторның мәхәббәт, авыл, яшәеш темасына багышланган шигырьләре кергән. Якташым Наил Касыймовның «Күңелем...

"Сез нинди китап укыйсыз?" марафоны дәвам итә.
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев менә нинди китаплар укуын сөйләде:
- Китап укырга яратам. Шушы көннәрдә генә берничә китап укырга өлгердем. Рөстәм Зәкуанның «Синдә калам» китабын укып чыктым. Китапка авторның мәхәббәт, авыл, яшәеш темасына багышланган шигырьләре кергән. Якташым Наил Касыймовның «Күңелем кояшы» дигән китабында да төп урынны лирик шигырьләр алган. Алардан алдарак укыган Артем Каменистыйның «Земли хайтаны» китабы фәнни фантастика жанрында язылган. Роман Злотниковның «Грон» циклына кергән китапларында да шул ук жанр. Хәзерге ва­кытта исә Гариф Ахунов китапларын укыйм.
Иң яраткан авторларым - Хәсән Туфан белән Гариф Ахунов. Федор Тютчев, Александр Пушкинны да яратып укыйм.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading